news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия җыелмасы Дохада уздырыла торган йөзү буенча дөнья чемпионатында рекорд куйды

Станислав Донец, Сергей Гейбель, Александр Попков һәм Евгений Седов составындагы Россия командасы эстафетага 1 минут 32,78 секундта килде

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Россия җыелма командасы Дохада (Катар) "кыска су"да йөзү буенча дөнья чемпионатында 4 тапкыр 50шәр метрга йөзүдә катнаш эстафетада дөнья рекорды куйды. 

Станислав Донец, Сергей Гейбель, Александр Попков һәм Евгений Седов составындагы Россия командасы эстафетага 1 минут 32,78 секундта килде, дип яза «Р-Спорт».  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100