news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия җыелмасы Дөнья кубогында Төньяк Америка командасын җиңде

Очрашу россиялеләр файдасына 4:3 исәбенә тәмамланды.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Торонтода узучы Дөнья кубогында төркем этабының икенче турында Россия җыелмасы Төньяк Америка командасын җиңде, дип яза “Интерфакс”.

Очрашу россиялеләр файдасына 4:3 исәбенә тәмамланды.

Россия командасы составында алкаларны Владислав Наместников, Никита Кучеров, Евгений Кузнецов һәм Владимир Тарасенко кертте. АКШ командасы керткән алкалар авторлары – Остон Мэттьюс, Морган Райлли һәм Райан Ньюджент-Хопкинс.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot