Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия җыелмасы Дөнья кубогында Швеция командасына оттырды
Олег Знарок командасының киләсе көндәше Төньяк Америка җыелмасы булачак.
(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Хоккей буенча Россия җыелмасы Дөнья кубогының төркем турниры матчында Швециягә оттырды (1:2). Россиялеләр капкасына алкаларны Габриэль Ландеског һәм Виктор Хедман кертте, дип хәбәр итә "Спорт-экспресс".
Россиялеләрнең бердәнбер гол авторы Александр Овечкин булды. Россия җыелмасының капитаны соңгы секундларда исәпне тигезли алса да, хөкемдарлар әлеге алканы санамады.
Олег Знарок командасының киләсе көндәше Төньяк Америка җыелмасы булачак. Очрашу дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә була. Матч Мәскәү вакыты белән 03.00дә башлана.
Дөнья кубогы
Төркем турниры
B төркеме
РОССИЯ – Швеция – 1:2 (0:0, 0:2, 1:0)
Алкалар: Ландеског - 1 (күпчелектә., Карлссон, Бэкстрем), 30:41 - 0:1. Хедман - 1 (Хагелин, Х. Седин), 32:52 - 0:2. Овечкин - 1 (Малкин, Дацюк), 59:27 - 1:2.
Капкачылар: Бобровский (58:37) - Маркстрем.
Штраф: 8 - 6.
Хөкемдарлар: Маколи, О`Рурк.
18 сентябрь. Торонто. Air Canada Centre.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз