news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия җыелмасы Чемпионатның чирек финалында Хорватия белән уйнаячак

Кичә Россия футболчылары Испанияне отып, чирек финалга чыкты.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия җыелма командасы футбол буенча Дөнья чемпионатының чирек финалында Хорватия белән уйнаячак. Матч 7 июльдә Сочи шәһәрендә узачак.

  • Кичә, 1 июльдә, мундиаль финалының 1/8 өлешендә Россия футболчылары Испания командасы белән очрашудан җиңү белән чыкты.

Дөрес, җиңү җиңел бирелмәде. Матчның беренче таймында исәп ничек 1:1 булса, төп һәм өстәмә вакытларда да ул үзгәрмәде. Барысын да пенальти сериясе хәл итте. 4:3 исәбе белән Россия җыелмасы җиңү яулады. Голкипер Игорь Акинфеевның тупны капкага керттермәү осталыгы команданы алга чыгарды. Испания исә, төшеп калды.

Уен башлануга, 10 минуттан беренче туп Игорь Акинфеев капкасына керде. Тупны Серхио Рамос кертергә омтылган, әмма арбитрлар, аңа комачауларга тырышкан Сергей Игнашевич тупка соңгы булып кагылган, дип карар чыгарган. Шул рәвешле, бу автогол дип язылган.

Соңрак туп Пике кулына тигәнлектән, пенальти билгеләнә. Россия футболчысы Дзюба 11 метр ераклыктан тупны капкага кертә һәм исәпне тигезли.

Пенальти сериясендә Россия спортчылары Смолов¸ Игнашевич, Головин һәм Черышев тупны капкага кертә алдылар. Акинфеев исә, Коке һәм Яспас типкән тупларны кире борып җибәрде. Шул рәвешле, Россиягә җиңү китерде.

  • Матчта “Рубин” командасыннан Федор Кудряшов һәм Владимир Гранат уйнады.
  • Россиянең футбол җыелмасы 32 ел дәвамында Дөнья чемпионатларының плей-офф өлешенә үтә алмаган. Соңгы тапкыр моңа 1986 елда Мексикадагы чемпионатта тренер Валерий Лобановский җитәкчелегендә ирешелгән булган. Быел, 2018 елда исә, тренер Станислав Черчесов җитәкчелегендә команда шактый яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Россия Согуд Гарәбстанын 5:0 исәбе белән тар-мар итсә, Мисырны 3:1 исәбе белән җиңде. Баштарак пессимист фаразлар белән ашыгучылар арасында үз сүзләрен кире алучылар да булды.
  • Кичә Хорватия Данияне, шулай ук, пенальти сериясендә откан. Төп һәм өстәмә вакытларда исәп 1:1 булган, пенальтида 3:2 исәбе белән җиңүгә ирешкән.
  • Россия чирекфиналга чыга калса, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да уенны карарга барачагы турында әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100