news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия җыелмасы баш тренеры «Ак Барс» хоккейчыларының ни өчен турнирга чакырылмавын әйтте

13-17 декабрьдә Беренче канал кубогында катнашачак ил хоккейчыларның күпчелеге Олимпиадага барачак.

Россия җыелмасы баш тренеры «Ак Барс» хоккейчыларының ни өчен турнирга чакырылмавын әйтте
Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). 13-17 декабрьдә Мәскәүдә Беренче канал кубогына традицион хоккей турниры уза. Россия җыелмасы составында Казанның «Ак Барс» хоккейчылары юк. Бу уңайдан ил җыелмасының баш тренеры Олег Знарок үз фикерен җиткергән.

«Владимир Ткачев Россия җыелмасы тренерлар штабының игътибар үзәгендә кала, әмма Беренче канал кубогы турнирында катнашу өчен составта урыннар чикле булу сәбәпле, аны әлегә Олимпия җыелмасына озатып торырга булдык», – дип китерә «Р-Спорт» Олег Знарок сүзләрен.

Ә «Ак Барс»ның тагын бер уенчысы – тәҗрибәле сакчы Андрей Марковның җыелмага чакырылмавы исә, клуб тренерларына да бәйле икән.

«Без клуб тренерлары белән сөйләшәбез. Шул сөйләшүләр нәтиҗәсеннән чыгып, Андрей Марковның әлегә ил җыелмасы өчен уйнарга әзер булмавын аңладык», – дигән Знарок.

Исегезгә төшерәбез, Евротурның икенче этабы – Беренче канал кубогында катнашу өчен Россия җыелмасы составына СКА командасыннан – 14, ЦСКАдан – 10 хоккейчы чакырылды. Алардан тыш составта "Металлург" белән "Локомотив"тан 1әр хоккейчы бар. Әлеге составның 90 проценты Олимпиадага да барачак, дигән Знарок.

news_right_1
news_right_2
news_bot