Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия җыелма командасында – яшел үзәнлеләр
Полина Новикова белән Мария Минаева 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 5 яшьтә гимнастика белән шөгыльләнә башлыйлар.
(Яшел Үзән, 2 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлнара Вәлиева). Яшел Үзән районыбызның авыл җирлекләрендә дә яшьләр футбол, хоккей, волейбол, татарча көрәш төрләренә мөкиббән. Тик болар барысы да егетләр өчен шул. Кызларыбыз кырыйда калып тора ул яктан. Шәһәрдә яшәүче нәфис затлар күпкә бәхетле – үзләренә туры килә торган, җаннары теләгән теләсә нинди төре белән җитди шөгыльләнә ала. Әтисе яки әнисе җитәкләп килгән кызлар арасында, тора-бара, тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешкәннәре бик күп. Спортны яшәү рәвеше иткән һәркем Олимпиада турында хыялланмый калмыйдыр, мөгаен. Шул югарылыкка иң якын торучы баскыч – теге яки бу спорт төре буенча Россия җыелма командасына эләгү. Андый яшьләребез дә бар безнең Яшел Үзәндә, дип яза район басмасы.
Полина Новикова (спорт мастерлыгына кандидат) белән Мария Минаева (1 разрядлы), 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 5 яшьтә укытучы-тренер Гөлнара Әхмәтҗановада гимнастика белән шөгыльләнә башлый. Кызларның яшь арасы ике ел, шуңа да Полинаны инде ике ел элек Россиянең юниорлар җыелма командасына, ә 2016 елда спорт гимнастикасы буенча яшьләр җыелма командасы составына алган булсалар, Мариягә яшүсмерләр төркеменә эләгү бәхете быел елмайды. Бу уңышлары аларга халыкара бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге бирә.
– Кызлар бик тырышлар һәм өметле спортсменнар. Россия җыелма командасы составына җиңел генә алмыйлар. Бу җиңүләре нигезендә аларның авыртулар, арулары белән исәпләшмичә, үзләрен жәлләмичә шөгыльләнүләре, шуның нәтиҗәсендә бик җитди россиякүләм ярышларда призлы урыннар яулаулары ята, – ди укучылары белән горурланып, Яшел Үзән 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе мөдире Роза Нигъмәтҗанова.
Алар бүгенге көндә, 1980 елгы Олимпиадага иң көчле гимнастлар әзерләгән, Мәскәү өлкәсендә урнашкан «Озеро Круглое» спорт базасында шөгыльләнә. Ел дәвамында зур бәйгеләрдә катнаша һәм мәртәбәле урыннар яулый. Гимнаст кызлар шундый уңышларына, тырышлыкларының юкка чыкмавына, әлбәттә инде, чиксез шат, диелә район хәбәрендә.
– Сабый чагыбыздан ук спорт мәктәбенә җитәкләп килеп нәкъ менә спорт гимнастикасына биргәннәре өчен - якыннарыбызга, безне шушы биеклеккә күтәрү өчен күп хезмәт куйган, җиңүләребез һәм уңышсызлыкларыбызны чын күңелләреннән уртаклашып, үзләренеке кебек кабул иткән укытучы-тренерларыбыз Гөлнара Әхмәтҗанова белән Александр Артамоновка чиксез рәхмәтлебез һәм аларның ышанычларын, өметләрен аклавыбызга шатбыз, – диләр горурланырлык яшь якташларыбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз