news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия җыелма командасын Риодагы Олимпиададан читләштерергә мөмкиннәр - ММЧ

Халыкара Олимпия комитеты шулай ук кайбер вәкилләрне дисквалификацияләү турында карар кабул итәргә дә мөмкин

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). 21 июнь көнне Лозаннада узачак Халыкара Олимпия комитеты Советында Россиянең бөтен җыелмасын Рио-Де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарыннан читләштерү турында фикер алышу ниятләнә. Бу хакта Spiegel хәбәр итә.

Басма мәгълүматына караганда, Халыкара Олимпия комитеты Россия Олимпия комитеты читләштерү һәм спортның кайбер төрләре вәкилләрен дисквалификацияләү мөмкинлеген дә тикшерәчәк.

Искәртәбез: 18 июнь көнне Халыкара Олимпия комитеты IAAFның Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясен читләштерүне үз көчендә калдырган карарын хуплады. Шул ук көнне Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Олимпиадада катнашудан мәхрүм калырга мөмкин "чиста" спортчылар өчен көрәшергә вәгъдә итте.

РФ спорт министры Виталий Мутко сүзләренчә, Халыкара Олимпия комитеты белдерүләреннән чыгып хөкем иткәндә, Россия җиңел атлетчыларының август аенда Риода узачак Олимпиадада катнашу мөмкинлекләре юк. Әмма Россия, Мутко сүзләренчә, барыбер "ахыргача көрәшәчәк".

 (Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).

news_right_1
news_right_2
news_bot