news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россия җыелма командасы XХVII кышкы Универсиада нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачётында ныклы җиңүгә иреште

Россиялеләрнең медальләр капчыгына хоккейчылардан бер алтын, фристайлчылар Лидия Пентюхова көмеше һәм Игорь Омелинның бронзасы өстәлде

  (Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Испаниядә XXVII Бөтендөнья кышкы универсиада төгәлләнде. Йомгаклау көнендә 5 комплект медаль уйнатылды. Россиялеләрнең медальләр капчыгына хоккейчылардан бер “алтын, фристайлист Лидия Пентюхова “көмеш”е һәм фристайлист Игорь Омелинның “бронза”сы өстәлде.
18 көндә барлыгы 68 комплект медаль уйнатылды. Россия җыелма командасы гомумкоманда зачетында 20 алтын, 18 көмеш һәм 18 бронза медаль белән беренчелекне алды. Икенче урында – Көнья Корея спортчылары (5-8-2), өченче – казакъстанлылар (5-6-0). Медальләрнең гомум саны буенча беренче - россиялеләр (56), икенче - Көнья Корея спортчылары (15), өченче – казакъстанлылар (11), дип хәбәр итә «Весь спорт». Универсиада ябылу тантанасы көнендә ир-атлар хоккей турнирының финал матчы узды, анда Россия җыелма командасы 3:1 исәбе белән казакъстанлыларны җиңде. Россия хоккейчыларына алтын медальләрне Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Жан-Луи Гальен шәхсән үзе тапшырды. Аннары Гранада Спорт сараенда Универсиада ябылу тантанасы узды.
Тантана башында волонтерлар Универсиадада катнашкан илләр флагларын алып чыкты. Аннары сәхнәгә Гранада мэры Хосе Уртадо һәм Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Жан-Луи Гальен менде. Уртадо үз чыгышында оештыру комитетына, волонтерларга һәм иганәчеләргә эшләре өчен рәхмәт белдерде. Гальен шулай ук Гранада һәм бөтен Испаниянең дөньяда иң зур кышкы студентлар уеннарын кабул итүеннән кәнагать калды.
Соңыннан «Гаудеамус» студентлар гимны музыкасы белән Универсиада флагы төшерелде. Уртадо аны Гальен аша Алма-Ата вәкиле –шәһәре мэры урынбасары Зауреш Аманжоловага һәм Казакъстан Илкүләм студентлар спорты федерациясе президенты Кайрат Закирьяновка тапшырды, чөнки киләсе кышкы Универсиаданы алар кабул итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100