Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия җыелма командасы Пхенчхан шәһәрендә Паралимпиадада катнашмаска мөмкин
Халыкара Паралимпия комитеты башкарма комитеты Россия Паралимпия комитеты хокукларын торгызмаска карар итте.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Халыкара Паралимпия комитеты башкарма комитеты Россия Паралимпия комитеты хокукларын торгызмаска карар итте. Бу Россия атлетлары 2018 елда Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узачак Паралимпия уеннарында катнаша алмаячак дигән сүз.
Әмма россиялеләрнең кышкы Паралимпиадада катнашуы турындагы карарны Халыкара Паралимпия комитеты гыйнвар ахырында гына кабул итәчәк, дип билгеләп үтә комитет матбугат хезмәте.
РФ спортчылары 4 дисциплинада нейтралль әләм астында катнаша ала. Бу биатлон, чаңгы, тау чаңгысы һәм сноуборд.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз