Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия җыелма командасы Пекиндагы Олимпиаданың медаль зачетында җиденче урынга менде
Хәзер Россия спортчылары активында 4 алтын, 4 көмеш һәм 6 бронза медаль бар.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев ). Россия җыелма командасы 2022 елгы Олимпия уеннарының медаль зачетында җиденче урынга чыкты.
Бу күтәрелеш унышар километрлы дүртле эстафетада Россия чаңгычылары яулаган алтын медальдән соң булды. Хәзер Россия спортчылары активында 4 алтын, 4 көмеш һәм 6 бронза медаль бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, милли командабызга 4 алтын медальнең өчесен чаңгы ярышлары буенча җыелма команда алып килде.
Медаль зачетында Германия җыелма командасы алда бара (8-5-1), аннары Норвегия (8-4-5), өчлекне Америка Кушма Штатлары йомгаклый (5-5-1).
Дүрт ел элек Пхенчхандагы Олимпиадада Россия нибары ике алтын медаль яулап, гомумкоманда медаль зачетында 13 нче урынны гына алган иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз