Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия җыелма командасы Олимпиада алдыннан җитди имтихан тота
Бүген хоккей буенча Евротурның Мәскәү этабы старт ала.
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Россиянең хоккей буенча җыелма командасы Евротурның Мәскәү этабында беренче очрашуын уздыра. Мәскәү турнирында безнекеләрнең беренче көндәше Швеция командасы булачак. Россия- Швеция матчы кичке 8 дә башлана. 19 декабрьдә Россия Финляндия командасы, 20 декабрьдә Чехия белән уйнаячак. Команда составына “Ак Барс” тан Алексей Морозов, Алексей Терещенко, Данис Зарипов һәм Илья Никулин чакырылды.
Соңгы 5 елда безнекеләр Мәскәүдә узучы турнирда беренчелекне бирми. Быел Евротурның узган ике этабы нәтиҗәләре буенча Вячеслав Быков һәм Игорь Захаркин җитәкләгән команда 12 очко белән беренче баскычта бара. Шунысы игътибарга лаек, Чекан иде. “Карьяла Кубогы” ярышларында инде халыкара ярышларда сыналган төп состав җиңү яуларга ярдәм итте.
Евротурның Мәскәү этабын, узган еллардан аермалы буларак, Олимпиада алдыннан генераль репетиция дип атарга була. Тренерлар өчен ул ил данын Ванкуверда яклаячак составны сынап карау өчен ахыргы мөмкинлек булачак. Инде 25 декабрьдә Вячеслав Быков Ванкуверга барачак ил җыелма командасының 23 кешедән торган составын игълан итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз