news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия җыелма командасы дзюдо буенча Европа команда чемпионатында җиңүче булды

Белградта узган дзюдо буенча Европа командалы чемпионатында Россия җыелма командасы җиңүче булды. Финалда Россия командасы Грузия җыелмасын 4:1 исәбе белән җиңде, бронзаны Төркия һәм Франция командалары яулады.

Турнирда Россия җыелма командасы составында Элис Старцева, Ирина Зуева, Ольга Мухина, Тамара Лищенко, Камила Бадурова, Дарья Речкалова, Валерий Ершовицкий, Шамил Зилфикаров, Буян-Херел Санаа, Тимур Арбузов, Егор Андони һәм Денис Батчаев чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot