news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия җыелма командасы былтыргы уңышын кабатлый алмады

Финалның язмышын овертаймда шведлар керткән бер алка хәл итте

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Канаданың Калгари шәһәрендә хоккей буенча яшьләр командалары арасында дөнья чемпионаты тәмамланды. Былтыр чемпион исемен яулаган Россия җыелмасы өчен быелгы чемпионатны бик үк уңышлы дип булмый. Бүген безнең яшьләр дөнья чемпионатының финалында Швеция командасына оттырды. Хәлиткеч матчның язмышын овертаймда шведлар керткән бердәнбер алка хәл итте. Исәп 0:1. Шул рәвешле, россиялеләр чемпион исемен икенче ел рәттән раслый алмады, көмеш медальләр белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр.
Россия яшьләр җыелма командасы данын бу чемпионатта Татарстан вәкилләре дә яклады. Алар –МХЛ да Түбән Каманың “Реактор” командасында уйнаучы Павел Куликов, Түбән Кама егете, бүген Онтарио лигасының “Сарния” командасы вәкиле Наил Якупов.
Быелгы чемпионатның иң кыйммәтле уенчысы итеп Россия җыелма командасы һөҗүмчесе Евгений Кузнецов табылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot