Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия җыелма командасы билбаулы көрәш буенча халыкара турнир чемпионы булган
Турнир Салават Юлаевның тууына 260 ел булуга багышланган
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 10-12 нче июльдә Эстониянең Палдиск шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Палдиск шәһәре көненә һәм Салават Юлаевның тууына 260 ел булуга багышланган халыкара турнир узды. Ярышта Эстониядән, Латвиядән, Белоруссиядән, Финляндиядән, АКШ һәм Россиядән спортчылар катнашты, дип хәбәр итә Россиянең Көрәш федерациясе матбугат хезмәте.
Россия җыелма командасы билбаулы көрәш буенча халыкара турнирда чемпион булды. Беренче урыннарны Азат Нурмөхәммәтов (Татарстан Республикасы), Рөстәм Исламов (Башкортстан Республикасы), Муса Гәлләмов (Марий Эл Республикасы), икенче – Ирек Заһриев (Татарстан Республикасы) һәм Альберт Рәхмәтуллин (Башкортстан Республикасы) яулады.
Турнирны оештыручылар – билбаулы көрәш буенча Халыкара федерация, Россиянең Көрәш федерациясе, Палдиск шәһәре мэриясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз