news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия җыелма командасы батутта сикерү буенча дөнья чемпионатында җиңде

Россия җыелма командасы батутта сикерү буенча дөнья чемпионатының гомуми команда финалында беренче урынны алды. Команда составында Татарстан спортчысы Кирилл Козлов та чыгыш ясады.

Финал нәтиҗәләре буенча Россия командасы 64 очко җыйды. Икенче урынны 59 очко белән Кытай җыелма командасы алды. Португалия спортчылары 56 очко белән өченче урынга чыкты.

Россия командасы составына Кирилл Козлов, Дмитрий Нартов, Кирилл Пантелеев, Анжела Бладцева, Мария Михайлова, Александр Бутько, Арина Каляндра, Матвей Белов һәм Галина Бегим керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot