news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Язучылар берлеге идарәсе җаваплы секретаре Николай Иванов: Безнең максатлар уртак

Россия Язучылар берлеге идарәсе җаваплы секретаре Николай Иванов: Безнең максатлар уртак
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлеге белән кушылу турында карар кабул ителгәннән соң «Россия Федерациясе Язучылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы идарәсенең җаваплы секретаре Николай Иванов журналистлар белән аралашып алды һәм сорауларга җавап бирде.

«Бу берләшүнең әһмияте әйтеп бетергесез зур. Безнең максатлар уртак: әдәби сүзнең никадәр кыйммәтле һәм кадерле булуын да, җаваплылыкның ныклы булуын да аңлыйбыз. Тарихларыбыз бер. Мин Татарстан Республикасындагы Россия Язучылар берлеге бүлекчәсенең һәркайсы әгъзасына бердәм булулары, битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерәм. Аннары Россия Язучылар берлегенең урындагы бүлекчәсе белән кушылуны – мин консолидация, дип атар идем», – дип белдерде ул.

Әңгәмәдәш, Язучылар берлегенә кабул итү өчен критерийларның иң беренчесе – талант булуын да әйтеп узды. Берлеккә кабул итү комиссиясе 27 профессионалдан тора.

«Безнең берлектә фикердәшләр, рухи яктан бай һәм җаваплы кешеләр булуын теләп калабыз», – диде Иванов.

  • «Россия Язучылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы — Россия Федерациясе язучыларының һөнәри үсешләренә шартлар тудыру, шулай ук аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен иҗади бердәмлеккә берләштерүче оешма. Аңа ил Президенты Владимир Путинның ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкчелек итә. Рәсми сайтларыннан алынган мәгълүмат нигезендә оешма 8 меңнән артык язучыны һәм шагыйрьне үзенә туплаган. Барлыгы 14 совет эшләп килә һәм 85 төбәкнең каләм әһелләрен берләштерә.
Фоторепортаж: Владимир Васильев
news_right_1
news_right_2
news_bot