news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Яшьләр иҗтимагый палатасы башлыгы Казан мәктәбендә парламент дәресе үткәрә

Виктория Черкесова балаларга мәктәп укучылары үзләренең закон чыгару инициативаларын ничек гамәлгә ашыра алулары турында мәгълүмат бирәчәк

(Казан, 28 октябрь, “Татар–информ”). Бүген Казанның 39 нчы мәктәбендә парламент сәгате узачак. Аны 10–11 сыйныф укучылары өчен РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” партиясеннән депутат, Россия Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Виктория Черкесова үткәрә.
Биредә сүз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасының эше һәм үзара бәйләнеше хакында барачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте. Мәктәп укучылары законнарның нигә кирәклеге, аларның ничек кабул ителүе һәм эшләве турында мәгълүмат алачак. Виктория Черкесова балаларга мәктәп укучылары үзләренең закон чыгару инициативаларын ничек гамәлгә ашыра алулары турында мәгълүмат бирәчәк. Депутатның яшь гражданнар белән аралашуы иң актив һәм киң белемле өч укучыны ачыкларга ярдәм итәчәк. Аларны махсус бүләкләр көтә.
“Парламент дәресе” проекты хакимиятнең закон чыгару органнары эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән, анда республика Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы депутатлары катнаша. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгечләре тарафыннан мәктәп укучыларының төрле яшьтәге төркемнәре өчен модель дәресләр эшләнгән. Виктория Черкесова фикеренчә, укучылар белән очрашу өчен аның форматы мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш. Шунлыктан мәктәп укучыларына Законнар йортын төзергә тәкъдим итәчәкләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100