news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңартылган атом-төш доктринасында беренче тапкыр потенциаль дошманга билгеләмә бирелде

Яңартылган атом-төш доктринасында беренче тапкыр потенциаль дошманга билгеләмә бирелде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

РФ яңартылган атом-төш доктринасында беренче тапкыр потенциаль дошманга билгеләмә бирелгән. Документны ил Президенты Владимир Путин раслады.

Доктрина тексты нигезендә, Россиянең потенциаль дошманы булып «Россия Федерациясен потенциаль дошман итеп күрүче һәм атом-төш һәм (яки) күпләп юк итү коралының башка төрләре булган яки гомуми билгеләнештәге көчләре шактый зур хәрби потенциалга ия булган аерым дәүләтләр һәм хәрби коалицияләр (блоклар, союзлар)» санала.

Документта шулай ук Россия күпләп юк итү коралын куллану шартлары аталган. Аерым алганда, сүз РФ (шулай ук Белоруссия) суверенитетына һәм территориаль бөтенлегенә критик куркыныч янау очраклары турында бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot