news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия якын арада гына Сириядән гаскәрләрне чыгарырга җыенмый

Путин хәрби көчләрне сугыш шартларында куллануны уникаль тәҗрибә дип атады.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Хәзерге вакытта Россиянең Сириядән гаскәрләрне чыгару планы юк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин "туры элемтә" барышында белдерде.

Аның сүзләренчә, хәрби көчләрне сугыш шартларында куллану уникаль тәҗрибә булуын истән чыгармаска кирәк һәм аларны хәрби шартларда камилләштерүне бернинди өйрәнүләр белән дә чагыштырып булмый. Сүз дә юк, бу кешеләрне югалту белән бәйле, бу хакта Россия бервакытта да онытмаячак, чөнки ул чынлап торып изге бурыч, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Россия тарафыннан башкарылган хәрби эш Сириядәге вазгыятьне тотрыклыландыруга ярдәм итте. “Бүген аларның армиясе һәм дәүләте ил халкының 90 проценттан артыгы яшәгән мәйданны контрольдә тота”, - диде Путин.

Россия гаскәрләре әлеге территорияләрдә Россиягә кулай булган вакытка кадәр һәм халыкара йөкләмәләрне үтәү өчен кирәк булганга кадәр торачак, диде ул.

Россия Президенты Владимир Путин  белән "туры элемтә" 16нчы тапкыр уза. Беренче тапкыр “халык интервьюсы” дәүләт башлыгы белән шундый форматта 2001 елның декабрендә узды. Туры эфир башланган вакытка Хәбәрләрне эшкәртү үзәгенә 1,9 млнан артык сорау кергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100