Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия ягына чыккан Украина хәрбиенә Россия гражданины паспортын тапшырдылар
2023 елда Россия ягына чыккан Украина Кораллы көчләренең элеккеге хәрбие Валерий Шевченко РФ гражданины паспортын алды. Бу документны аңа, вәгъдә иткәнчә, «Ахмат» спецназы командиры генерал-майор Апти Алаудинов тапшырды.
Искәртик, элегрәк без Валерий турында хәбәр иткән идек. Ул вакытта аннан хәрби әсир статусын алдылар, ә аның гаиләсен коткардылар - Россиягә күчерделәр.
Россия ягына күчкәч, Шевченко РФ Президенты Владимир Путинга РФ гражданлыгы алу турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Бу хәрбигә «Ахмат» спецназы командиры ярдәм итәргә вәгъдә итте.
«Мин Валерий Шевченконың Россия Федерациясе гражданлыгын алу турында үтенечен хәл итәргә вәгъдә бирдем. Югары Баш командующий аның үтенеченә җавап бирде. Бүген мин Валерийгә Россия Федерациясе паспортын тапшырдым һәм аның тормышындагы мөһим вакыйга белән котладым. Россиягә бергә хезмәт итәчәкбез!» - диде Апти Алаудинов Телеграм-каналында.
Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз