news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия ягулык салу станцияләрендә иҗтимагый контроль барлыкка киләчәк

Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы тиешле методик тәкъдимнәр әзерләде.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Хәзер Россия ягулык салу станөияләрендә ягулыкның сыйфаты җәмәгать контролендә булачак. Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы тиешле методик тәкъдимнәр әзерләде, дип яза «Известия».

Хәзерге вакытта Россия кануннары дәүләт күзәтчелегенә тикшерүләр үткәрергә мөмкинлек бирә, тик алар өч елга бер тапкырдан да ешрак уздырылмаска тиеш. Шул ук вакытта, җәмәгать оешмалары да мониторинг үткәрү хокукына ия, әмма аларның эше еш кына тиешле нәтиҗәне бирми, дип саныйлар Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгында.

Моның өчен идарә тармагында җәмәгать оешмаларының эш нәтиҗәлелеген арттырырга һәм тәртипкә салырга ярдәм итәчәк методик әсбаплар әзерләгәннәр.

«Бу – Россия базарында ягулыкның сыйфатын комплекслы контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген күп мәртәбә арттырачак. Шулай ук җәмәгать оешмаларының намуссыз гамәлләренә көннән-көн күбрәк ризасызлык белдергән бизнесның да эшен җиңеләйтәчәк», - дип саный Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы җитәкчесе Алексей Абрамов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100