news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия ягулык берлеге бензин базарында дефицит юк дип белдерә

Россия ягулык берлеге президенты Евгений Аркуша бензинга яки дизель ягулыгына бәя артуны ягулык базарындагы дефицит белән бәйләргә кирәкми ди.

Россия ягулык берлеге бензин базарында дефицит юк дип белдерә
Султан Исхаков

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Россиядә ягулык базарында дефицит юк. Бу хакта Россия ягулык берлеге президенты Евгений Аркуша “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында әйтте.

“Дефицит юк. Дизель ягулыгы буенча аның берайчан да булганы булмады. Ул ил эчендә кулланылганга караганда ике тапкыр артыграк җитештерелә”, - дип җиткерде Аркуша.

Ул берничә ел элек “бензин җитештерү соңгы чиктә” булганлыгын әйтте. Эчке базарны бензин белән тәэмин итүдәге теләсә-нинди өзеклек дефицитка яки бәяләр артуга китерде. Мәсәлән, 2014 елның июнендә Ачинский нефть эшкәртү заводында килеп чыккан гадәттән тыш хәл ил буенча бензин тәэмин ителешен якынча 3 процентка киметте, күпләп алу бәяләренең якынча 40 процентка артуын китереп чыгарды.

“Хәзер андый нәрсә юк. Нефтьчеләр федераль органнар белән төзегән дүрт яклы килешү гамәлдә. Яңа җайланмалар кертелә, эшкәртү тирәнлеге арта, җитештерү күләме күтәрелә. Бүгенге көндә бензин базары дефицитлы түгел”, - дип билгеләп узды Россия ягулык берлеге башлыгы.

Ул шулай ук еш кына бензинга яки дизель ягулыгына бәя артуны ягулык базарындагы дефицит белән бәйләүләрен, әмма аның юклыгын искәртте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100