Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Хөкүмәте ягулыкны читкә чыгаруга вакытлыча чикләү кертте
Россиядә автомобиль бензины һәм дизель ягулыгын читкә чыгаруга вакытлыча чикләү кертелде. Бу хакта Россия Хөкүмәте Telegram-каналында хәбәр итә.
«Әлеге карар эчке базарда ягулык бәяләрен тотрыклыландыру максатыннан кабул ителде», – диелә хәбәрдә.
Хөкүмәттә чикләүләр ягулык базарындагы кытлыкны бетерергә һәм кулланучылар өчен бәяләрне киметергә ярдәм итәр дип өметләнәләр.
Элегрәк Министрлар Кабинеты бензин һәм дизель ягулыгын биржага китерү нормативларын арттырган иде. Шулай ук ягулыкны авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ихтыяҗлары өчен сатып алуларга көндәлек мониторинг оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз