news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте хәрбиләрнең цифрлы реестрын булдыру тәртибен һәм кагыйдәләрен әзерләде

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәрби исәпнең бердәм электрон реестры турында карар проектын чыгарды. Әлеге реестр, хәрби хезмәткә чакырылучыларның паспорт мәгълүматларын, ИНН, телефон, уку һәм эш турында белешмәләр, хөкемгә тартылу һәм сәламәтлеген дә кертеп, алар турындагы мәгълүматларны берләштерәчәк.

Документта әйтелгәнчә, хәрби исәп реестрын булдыру һәм анда белешмәләр кертүче хәрби комиссариатлар эшчәнлеген методик тәэмин итүне РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башкарачак. Реестрны булдыруны максаты – хәрби исәп белешмәләрен актуальләштерү, хәрби комиссариатлар эшчәнлеген тәэмин итү, хәрби комиссариат повесткаларын формалаштыру һәм тарату белән идарә итү.

«Хәрби исәп реестрындагы белешмәләр нигезендә, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарның, сәламәтлеге, гаилә хәле буенча хәрби хезмәткә яраклылыгына, хәрби хезмәттән азат ителү яки отсрочка булу-булмауга бәйле рәвештә, автоматлаштырылган тәртиптә исемлекләр формалаштыру тәэмин ителә», - диелә документта.

Армиядә хезмәт итәргә тиешле кешенең сәламәтлеге турында белешмәләр аерым пункт белән тәкъдим ителәчәк. Хәрби исәп реестрын формалаштыру һәм белешмәләрне актуальләштерү «тәүлек әйләнәсе реаль вакыт режимында башкарыла», диелә карар проектында.

Яңа кагыйдәләрне гамәлгә ашыру берничә этапка бүленгән. Әйтик, беренче этап кысаларында хәрби исәп электрон реестры инде быелның 1 июленнән 31 декабрьгә кадәр үк төзелергә мөмкин.

Билгеләп үтелгәнчә, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданинга җибәрелгән повестка, аны тиешле мәгълүмати ресурста шәхси кабинетта урнаштырган вакыттан алып, тапшырылган дип санала.

Документ проекты порталда кичә кич урнаштырылган иде. Соңрак гаммәви мәгълүмат чаралары аның юкка чыгуы хакында хәбәр итте, әмма ул хәзер янә базада бар.

Искәртеп узабыз, 14 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткәрләрнең бердәм реестрын булдыру турында законга үзгәрешләр кертелүе хакында канунны имзалаган иде. Билгеләп үтелгәнчә, аны хәрби комиссариатлар соңрак Россия Хөкүмәте билгеләячәк тәртиптә формалаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100