news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте төбәкләргә авыл хуҗалыгы тармагы проектларына 7,5 млрд сум бирәчәк

Россия Хөкүмәте төбәкләрдә авыл хуҗалыгында инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга 7,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Мондый карар аграрийларга җитештерүне арттыру өчен кирәкле егәрлекләрне системалы нигездә бирергә һәм гражданнарның сыйфатлы һәм үтемле азык-төлек продуктларына ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин.

Финанслау Россиянең 43 төбәгендә 150дән артык инвестпроектны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Сүз сөт һәм ит фермалары, яшелчә саклау урыннары, орлыкчылык һәм нәсел эше үзәкләре булдыру турында бара.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100