Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хөкүмәте Татарстанның биш ТЭЦын модернизацияләү буенча планнарны раслады
Россия Хөкүмәте 2029-2031 елларга объектларны модернизацияләү проектлары исемлегенә Татарстанның биш ТЭЦын реконструкцияләү инициативаларын кертте.
Кабинетның тиешле күрсәтмәсен РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.
Казанда 2030 елның 1 декабренә «Татэнерго» АҖ карамагындагы ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2не модернизацияләү, аларга тиешенчә 61 һәм 65 МВт куәтле пар-газ җайланмалары урнаштыру күздә тотыла. Куелган куәт 14 һәм 15 МВт ка үсәргә тиеш, модернизацияләүгә чыгымнар 27,1 һәм 28,9 млрд сум дип бәяләнә.
Автокалада бер елга иртәрәк, 2029 елның 1 декабренә, шулай ук «Татэнерго»ныкы булган, 236 МВт куәтле ПГУ урнаштыру хисабына модернизацияләнгән Чаллы ТЭЦын тапшырырга тиешләр. Аның куәте 11 МВт ка артачак, объектны яңарту 35,9 млрд сумнан артыкка төшәчәк.
Шулай ук Түбән Камада ике объектны яңарту планлаштырыла.
Татарстанда электр энергиясен куллану 2025 елда 5,5 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз