news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хөкүмәте Татарстанга юлларны ремонтлау өчен өстәмә акча бүлеп бирәчәк

Россия Хөкүмәте Татарстанга юлларны ремонтлау өчен өстәмә акча бүлеп бирәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Хөкүмәте илнең тугыз төбәгенә юл инфраструктурасын үстерү өчен өстәмә акча юнәлдерәчәк. Алар арасында Татарстан да бар. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайты хәбәр итә.

«Кабул ителгән карар, Төньяк Осетиядәге күперне, Владимирдагы Рпенский юлы корылмасын һәм Мордовиядә Инсар елгасы аша юл үткәргечен реконструкцияләүне дә кертеп, төбәкләрдә төзелеш эшләрен тизләтергә ярдәм итәчәк», - дип искәртте РФ Премьер-министры Михаил Мишустин.

Автомобиль юллары һәм күперләр төзү – «Транспорт системасын үстерү» дәүләт программасын, шулай ук «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру эшенең бер өлеше, дип өстәделәр Министрлар Кабинетында.

Элегрәк Татарстанда Арча – Зур Әтнә – Кушлавыч автомобиль юлының 1,5 километрга якын озынлыктагы участогына ремонт ясалуы хакында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot