news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хөкүмәте судка повесткаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә тәкъдим итте

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына җинаять процессында катнашучыларга повесткаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә мөмкинлек бирүче закон проектын кертте. Документ Дума мәгълүматлар базасында дөнья күрде.

Повестка яки электрон рәвештә хәбәр итү гражданга аның ризалыгы белән һәм порталны куллану мөмкинлеге чикләнмәгән очракта җибәрелергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, документ теләсә кайсы инстанциянең суд утырышларында видеоэлемтә буенча процесста катнашу мөмкинлеген күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot