Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хөкүмәте Согуд Гарәбстаны белән визасыз килешү төзүне хуплады
Россия Хөкүмәте Согуд Гарәбстаны белән килешү имзалауны хуплады. Боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
«Россия Тышкы эшләр министрлыгына Согуд Гарәбстаны белән сөйләшүләр алып баруны йөкләргә, кушымтада бирелә торган проектка принципиаль характерда булмаган үзгәрешләр кертергә рөхсәт итәргә», – диелгән хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган документ текстында.
Соңрак килешүне РФ вице-премьеры Александр Новак имзаларга тиеш булачак. Визасыз тору вакыты 90 көннән артмаска тиеш.
Хәзер Согуд Гарәбстанына керү өчен Россия гражданнарына виза кирәк, аны онлайн (e-Visa) рәсмиләштерергә, килеп җиткәч аэропортта да (Visa a Arrival) алырга мөмкин. Ике вариант та корольлек территориясендә 90 көнгә кадәр калырга мөмкинлек бирә. Гадәттә алар бер ел дәвамында күп тапкыр керү мөмкинлеге белән эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз