news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хөкүмәте шәһәрләрдә законсыз чүплекләр белән көрәшү өчен акча бүлеп бирәчәк

Россия Хөкүмәте шәһәр чикләрендәге законсыз чүплекләрне бетерү өчен субсидия бүлеп бирү турындагы карарны хуплады. Биредә илнең 24 төбәгендәге чүплекләр хакында сүз бара, дип хәбәр ителә РФ Министрлар Кабинеты сайтында. Әмма нинди төбәкләр хакында сүз баруы әлегә әйтелми.

Шуның белән бергә, Хөкүмәт Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына проект карарларын типлаштырылган дип билгеләү, шулай ук типлаштырылган проект карары турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт проект документлары экспертизалары бәяләмәләр реестрына кертү буенча вәкаләтләр бирү турындагы карарын хуплады.

Татарстанда белдерүләренчә, битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән законсыз чүплекләр яхшырак ачыклана башлаган. Әйтик, узган ел зур чүплекләр саны кимүе турында хәбәр ителгән, ә ачыкланганнарының 80 процентын чүп-чар өемнәре тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot