news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте мобилизация буенча повестка формасын һәм аны тапшыру кагыйдәләрен раслады

Россия Хөкүмәте мобилизация буенча повестка формасын һәм аны тапшыру кагыйдәләрен раслады, шул хактагы документ хокукый актлар порталында урнаштырылган. 1 августтан россиялеләргә мобилизация турында гадәти повесткалар ярдәмендә хәбәр итәчәкләр, аларның «шулай ук электрон формадагы дубликаты да булачак». Шул ук вакытта, кәгазь повестка төп документ булып калачак, дип аңлатты Дәүләт Думасының Саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов «Парламентская газета»га.

«Җитди яңалыклар кертелүгә дә карамастан, бездә хәрби комиссариат белән армиягә чакырылучылар арасында төп элемтә чарасы традицион кәгазь повестка булды һәм шулай булып калачак та. Электрон форматтагылары дубликат ролен үтәячәк», - диде Картаполов.

Мобилизация буенча чакыру турындагы повесткалар гадәти документларга охшаш булачак. Анда хәрби хезмәткә чакыру өчен нигез сыйфатында дәүләт башлыгының мобилизация игълан итү турындагы боерыгы, шулай ук хәрби комиссариатка кайчан килергә кирәклеген искәрткән төгәл дата һәм вакыт күрсәтеләчәк.

Аны тапшыру кагыйдәләре шулай ук гадәти повесткаларныкы кебек. Ягъни повестка аны җибәрү яки тиешле цифрлы сервисларда урнаштыру факты буенча тапшырылган дип исәпләнәчәк. Шул рәвешле, билгеләнгән вакытта хәрби комиссариатка килмәгән кешеләргә карата яңа чикләүләр кертеләчәк.

Бүген Бердәм повесткалар реестры эшли башлауның төгәл срогы юк әле, диде Картаполов. Ул 1 октябрьдән эшли башларга мөмкин – Россиядә көзге чакырылышның башлануы, гадәттә, шушы датага туры килә.

Искәртеп узабыз, үткән атнада Дәүләт Думасы повестка буенча хәрби комиссариатка килмәгән өчен штраф күләмен 50 мең сумга кадәр арттыруны хуплады. Моннан тыш, хәрби хезмәткә чакырылган һәм повестка алган гражданнарга, документ реестрда урнаштырылган көннән, чит илгә чыгу тыелачагы хакында хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100