news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте М12 трассасы төзелешенә тагын 30 миллиард сум акча юнәлдерәчәк

РФ Хөкүмәте М12 Мәскәү – Түбән Новгород – Казан түләүле трассасы төзелешенә тагын 30 миллиард сум юнәлдерәчәк. Акча Хөкүмәтнең Резерв фондыннан бүленәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа магистральләр төбәкләрнең икътисади үсешенә һәм миллионлаган гражданның яшәү сыйфатын арттыруга ярдәм итәчәк», - дип искәртте шул хактагы боерыкны имзалаган Россия Премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар катнашындагы киңәшмәдә.

Өстәмә финанслар трассаның Мәскәү өлкәсендәге 42,5 чакрым озынлыгындагы участогын вакытыннан алда файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Акчаның мөмкин кадәр нәтиҗәле һәм тиешенчә файдаланылуы мөһим», - дип искәртте Мишустин һәм Транспорт министрлыгына бүленгән акчаларны нәтиҗәле куллануны контрольдә тотарга кушты.

Транспорт инфраструктурасын үстерү эше РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән алып барыла, дип искәрттеләр Хөкүмәтнең матбугат хезмәтендә.

М12 Мәскәү – Түбән Новгород – Казан трассасы буенча машиналар хәрәкәтен 2023 елның ахырына кадәр ачарга ниятлиләр. Алга таба аны Екатеринбург һәм Төмәнгә кадәр озайту күздә тотыла. Магистраль «Россия» халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак, санкция шартларында ул Азия белән сәүдә элемтәләрен саклауны сизелерлек җиңеләйтергә тиеш.

«Татар-информ» агентлыгы М12 трассасын төзү бәясен 901,5 миллиард сумга бәяләүләре хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100