news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хөкүмәте киләсе елга ял көннәре графигын раслады

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2023 елда ял көннәрен күчерү турында карарны имзалады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Кабминның Телеграмдагы рәсми каналында хәбәр ителгәнчә, яңа елда 1 һәм 8 гыйнвар көннәре якшәмбегә туры килә. Эшләми торган бәйрәм көннәре булу сәбәпле, бу көннәрне 24 февраль – җомга көнгә һәм 8 май – дүшәмбе көнгә күчерү карары кабул ителгән.

Яңа ел каникулы 2022 елның 31 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр була. Шулай ук 29 апрельдән 1 майга кадәр, 6 майдан 9 майга кадәр, 10 июньнән 12 июньгә кадәр, 4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр була, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot