Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хөкүмәте җитди авырулары булган балаларны дәвалауга 70 миллиард сум юнәлдерәчәк
«Круг Добра» фонды җитди авырулары булган балаларны дәвалауга 70 миллиард сум алачак, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте.
Бу акчаларга кечкенә пациентлар кирәкле дарулар, медицина кирәк-ярагы һәм тернәкләндерү өчен техник чаралар, аерым алганда, чит ил клиникаларында медицина ярдәме белән тәэмин ителәчәк.
Фонд кыйммәтле дәвалау кирәк булган диагнозлы балаларга булыша. Эш башланганнан бирле 5 меңгә якын бала ярдәм алды.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин, пациентларның максималь яшен 18 яшьтән 19 яшькә кадәр арттырып, «Круг Добра» фондының вәкаләтләрен киңәйтергә кушкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз