news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүчеләрне алкоголь куллануга тикшерүнең яңа кагыйдәләрен расладылар

Россиядә машина йөртүчеләрне алкоголь куллануга тикшерү буенча яңа кагыйдәләр расланды. Аерым алганда, хәзер тикшерүләрне ике шаһит яки видеотеркәү булганда гына үткәрергә мөмкин. Бу документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Авыздан исерткеч эчемлек исе килү, гәүдәнең тотрыксызлыгы, сөйләм бозылу, битнең төсе кискен үзгәрү яисә йөртүченең үзен гадәти хәлдә тотмавы тикшерү өчен нигез булырга мөмкин.

Прибор өреп чыгарган бер литр һавада 0,16 миллиграммнан артык алкоголь булуын күрсәтсә һәм йөртүче тикшерү нәтиҗәләрен танудан яки тест узудан баш тарткан очракта, аны медучреждениегә китерәчәкләр.

Шундый ук карар прибор нормадан тайпылыш булмауны ачыкласа, ә инспекторларның машина йөртүче исерек хәлдә дип уйларга җитәрлек нигезләмәләре булган очракта кабул ителәчәк.

Карар 2023 елның 1 мартыннан алты елга үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100