news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хөкүмәте ил өчен кирәкле һөнәрләрне раслады – исемлек

Россия Хөкүмәте илнең технологик лидерлыгын тәэмин итү өчен кирәкле һөнәрләр исемлеген раслады. Бу исемлеккә ясалма фәһемнән алып фармацевтикага кадәр 500дән артык төрле белгечлек кертелгән. Мондый карар нәрсәгә йогынты ясаячак һәм әлеге һөнәрләрне сайлаган студентларга нинди өстенлекләр биреләчәк – «Татар-информ» материалында.

Россия Хөкүмәте ил өчен кирәкле һөнәрләрне раслады – исемлек
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Хөкүмәте илнең технологик лидерлыгы бурычларына җавап бирүче һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеген раслады. Тиешле боерыкка РФ Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйды.

Бу документ колледж һәм югары уку йортларында әлеге юнәлешләр буенча уку программаларын яңарту өчен нигез булачак. Моннан тыш, техникум, университет, аспирантура һәм медицина ординатурасының белем бирү программалары илнең технологик үсеш таләпләренә туры килергә тиеш.

  • Исемлеккә мәгълүмати технологияләр, электроника, радио җиһазлары, элемтә, мәгълүмат куркынычсызлыгы, биомедицина, атом энергиясе, авиация, космонавтика, машина төзелеше, медицина һәм фармацевтика сәнәгате өлкәләренә караган 500дән артык һөнәр һәм белгечлек кергән.

Шулай ук бу исемлеккә технологияләр өлкәсендә мөстәкыйльлеккә һәм прогресска ирешү өчен мөһим булган 400гә якын фәнни дисциплина кертелде. Алар арасында ясалма фәһем, лазер физикасы, материаллар өйрәнү фәне, химия, вируслар биологиясе һәм заманча транспорт технологияләре өлкәсендәге тикшеренүләр бар.

Илнең технологик дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәкле һөнәрләр һәм фәннәр исемлеге Россия Президентының 2025 елда Фән һәм мәгариф советы утырышында әлеге мәсьәләне караганнан соң биргән йөкләмәләренә ярашлы рәвештә Хөкүмәт тарафыннан әзерләнде.

«Бу карарда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Хөкүмәт элек тә билгеле бер һөнәрләр буенча кадрлар әзерләүгә ярдәм итә иде. Аерым алганда, бюджет урыннары иң беренче чиратта өстенлекле юнәлешләргә бүленә. Калган һөнәрләргә урыннар исә калдык принцибы буенча бирелә», – дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Игорь Кох сүзләренчә, мондый карар яшьләрне нәкъ менә ил икътисады өчен өстенлекле булган уку юнәлешләренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бигрәк тә әлеге юнәлешләр буенча махсус хөкүмәт премияләре билгеләнәчәген исәпкә алганда, бу аеруча мөһим.

«Яшьләр еш кына Хөкүмәт өчен өстенлекле булмаган юнәлешләрне сайлый, ә мондый карар студентларның теләген ил икътисадына кирәкле якка юнәлтәчәк», – диде Игорь Кох.

news_right_1
news_right_2
news_bot