Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хөкүмәте герой аналарга түләүләр турындагы карарны раслады
Россия Хөкүмәте үзенең карары белән ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән герой аналарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында карар кабул итте. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моңа кадәр шундый указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган иде. Түләү күләме 1 миллион сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, хөкүмәт «Ата-ана даны» ордены ияләре өчен түләүне 100 меңнән 500 мең сумга кадәр арттырды. Сүз җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр турында бара.
Шулай ук, «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләнүчеләр өчен 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган яңа түләү билгеләнгән. Мондый бүләк дүрт һәм аннан да күбрәк балаларның ата-аналарына каралган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз