Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия хөкүмәте эшмәкәрләрне мобилизациядән азат итүгә каршы чыкты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Хөкүмәтнең закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе шәхси эшмәкәрләрне, җаваплылыгы чикләнгән оешмаларның бердәндер катнашучыларын, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләрен мобилизациядән азат итү идеясен хупламады. Бу хакта «Ведомости» хәбәр итә.
«Социаль әһәмиятле сәбәпләр белән бәйле булмаган ташламалар бирү закон алдында һәркемнең тигезлеген боза. Минемчә, моның мантыйгы шушы. Бүген эшмәкәрләр кичектерүне сорар, иртәгә укытучылар. Нәтиҗәдә, законга кагылышлы социаль төркемнәр җитәрлек булмаячак яки өстенлекләре булмауга канәгатьсезләр күп булачак», - дип аңлатты «Забейда и партнеры» бюросы адвокаты Артем Саркисян.
Адвокатларның хәрби коллегиясе башлыгы Владимир Тригнин фикеренчә, хәзерге вакытта Россиядә мобилизация уздырылмый һәм мондый төзәтмәләр актуаль булып саналмый.
Эшмәкәрләрне мобилизациядән азат итү турындагы закон проектын «Яңа кешеләр» фракциясе әзерләгән иде һәм аны Дәүләт Думасына гыйнвар уртасында тәкъдим иттеләр. Инициатива авторлары фикеренчә, «бизнесларының эшчәнлеге һәм эш урыннары аларның шәхси катнашына бәйле булган» эшмәкәрләр хәзер кичектерүгә хокукы булган гражданнар арасында юк.
Закон проектының автордашы, «Яңа кешеләр» фракциясе җитәкчесе урынбасары Владислав Даванков әйткәнчә, хөкүмәттән аларның тәкъдиме буенча рәсми бәяләмә әле килмәгән.
«Әгәр бәяләмә чыннан да шундый икән, без барыбер аны карауга һәм закон проектыбызны кабул итүгә ирешәчәкбез», – диде ул. Депутат Россия оборона министры Сергей Шойгуның президент Владимир Путинга биргән докладына сылтама ясап, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә 27 мең эшмәкәр һәм нибары 1,3 мең түрә чакырылганын әйтте. Даванков әйткәнчә, эш урыннарын нәкъ менә эшмәкәрләр булдыра һәм төрле тармак белгечләре үз эш урыннарында эшләргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз