Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Хөкүмәте эшләүче ата-аналарга ярдәм чараларын хуплады
Россия Хөкүмәте 1,5 яшькә кадәрге балалар тәрбияли торган эшләүче ата-аналарга ярдәм чаралары турындагы закон проектын хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән хәбәр итә.
«Федераль закон проекты бер яшь ярымга кадәрге балалар тәрбияли торган эшләүче ата-аналарга матди ярдәм күрсәтү максатыннан әзерләнгән. «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 256нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон проектын хупларга һәм билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Думасына тапшырырга», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз