news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте электросамокатларының тизлеген чикләде

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин юл хәрәкәте кагыйдәләренә, шул исәптән электросамокатларга һәм гироскутерларга кагылышлы үзгәрешләр кертелгән карарны имзалады. Бу хакта Россия Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

«Хәзер электросамокатлар, электроскейтбордлар, гироскутерлар, сегвейлар, монотәгәрмәчләр һәм башка шундый җайланмаларга аерым статус бирелде – шәхси мобильлек чаралары. Алар белән 25 км/сәг тән артмаган тизлектә хәрәкәт итәргә ярый. Шул ук вакытта тротуарлар, вело- һәм җәяүлеләр юллары буйлап йөрергә рөхсәт ителгән мондый электротранспортның массасы 35 килограммнан артмаска тиеш», – диелә хәбәрдә.

Шәхси мобильлек чаралары хәрәкәте махсус юл билгеләре белән җайга салыначак. Ягъни, билгеләр әлеге транспорт чараларында кайсы зоналарында хәрәкәт итәргә яравын, ә нинди зоналарда тыелуын күрсәтәчәк.

«Бергә хәрәкәт вакытында җәяүлеләргә өстенлек бирелә. Индивидуаль мобильлек чараларын йөртүчеләр үз тизлекләрен бу өстенлеккә нигезләнеп исәпләргә тиеш булачак. Гироскутер, сегвей һәм шундый ук җайланмаларда җәяүлеләр кичүе буенча юлны аркылы чыкканда тизрәк барырга кирәк булачак», – диелә карарда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100