Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хөкүмәте ел ахырына кадәр илдән патрон һәм гильзалар алып чыгуны тыйды
Россиядә сырлы көпшәле корал өчен патроннар, шулай ук билгеле бер калибрдагы утлы корал өчен гильзаларны илдән чыгару вакытлыча тыелды. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге карар дәүләт мәнфәгатьләрен яклау максатыннан кабул ителде. Билгеләп үтелгәнчә, РФ Кораллы көчләрен һәм хәрби берләшмәләрне тәэмин итү өчен патрон һәм гильзаларны читкә чыгару тыелмый.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт карарын РФ Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясенең иминлеген тәэмин итү максатыннан тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә махсус икътисади чаралар куллану турында»гы указын үтәү кысаларында имзалаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз