news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте Дәүләт тел сәясәте концепциясен раслады

Россия Федерациясе Хөкүмәте илнең Дәүләт тел сәясәте концепциясен раслады. Бу хакта документны әзерләгән РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концепция Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча ведомство тарафыннан булдырылган. Ул «илнең дәүләт теле буларак рус теленең статусын, тел күптөрлелеге һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауның мөһимлеген ассызыклау, шулай ук рус теле һәм Россия Федерациясендәге халыкларның телләрен яклау һәм үстерү механизмнарын ныныту»га юнәлтелгән.

«Документта Россиянең тел төрлелеген саклау, яклау һәм үстерү буенча төп юнәлешләр һәм ярдәм чаралары чагылдырылган», — дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.

«Документ дәүләт теле буларак рус теленең илебезнең мәдәни күптөрлелеген саклау һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне тапшыруда бәйләүче элемент булу миссиясен чагылдыра», - дип билгеләп үтте мәгариф министры Сергей Кравцов.

Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, хәзерге вакытта концепциядә Россия халыклары сөйләшүче 155 телне яклау чаралары билгеләнгән. Хәзер документта милли телләргә ярдәм «аерым юнәлеш буларак» беркетелгән.

Концепциядә шулай ук чит ил гражданнары һәм аларның балигъ булмаган балалары өчен рус телен өйрәнү өчен шартлар тудыру телгә алына. Бу чит илдән килүчеләргә тел адаптациясен җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Шулай ук бу чара чит илләрдә яшәүче ватандашларның рус телен һәм РФ халыклары телләрен өйрәнү хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Кызыксынучы федераль хакимият органнары белән бергә Россия Мәгариф министрлыгы хәзер концепцияне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын төзергә тиеш була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100