Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Хөкүмәте аграрийларга ташламалы кредитлар өчен тагын 10 млрд сум бирә

Россия Хөкүмәте авыл хезмәтчәннәренә ташламалы кредитлар бирү өчен тагын 10 миллиард сум акча юнәлдерәчәк. РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин вице-премьерлар белән оператив киңәшмәдә шулай дип белдерде.
«Агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәтүнең төп алымнарыннан берсе – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен 5 процент ставка белән ташламалы кредитлау. Дәүләт башлыгы Владимир Путин аграрийларга үз вакытында финанс ярдәме күрсәтү турында әйтте», - диде Мишустин.
Ул билгеләп үткәнчә, элегрәк әлеге максатларга 45 миллиард сум акча бүленгән инде. «Шул рәвешле, бу барлыгы 55 миллиард сум булачак, ул агымдагы елда ким дигәндә 40 мең ташламалы кредитны субсидияләргә мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте Хөкүмәт башлыгы.
Аның фикеренчә, кабул ителгән карарлар яңа проектларны гамәлгә ашырырга, авыл хуҗалыгы чималы, азык-төлек җитештерү күләмен арттырырга, гражданнар өчен сыйфатлы Россия продуктларының киң ассортиментын сакларга ярдәм итәчәк.
Өстәмә финанслау ихтыяҗы Россия Банкының 2023 елның икенче яртыеллыгында төп ставканы күтәрүе белән бәйле. Искәртеп узабыз, 15 августта узган планнан тыш утырышта Үзәк банкның директорлар советы төп ставканы еллык 8,5 проценттан – 12, ә 15 сентябрьдәге утырышта 13 процентка кадәр күтәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз