news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте 31 декабрьне ял көне дип билгеләү турындагы закон проектын кабул итмәде

Россия Хөкүмәте яңа ел уңаеннан эшләми торган көннәрне (алар Хезмәт кодексында билгеләнгән) саклап калып, 31 декабрьне бәйрәм көне итеп билгеләү турындагы закон проектын хупламады. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт Думасына әлеге тәкъдимне 2020 елның 8 декабрендә ЛДПР фракциясе керткән иде. Документ авторлары фикеренчә, Яңа ел эш көненә туры килгән очракта, күп оешмаларның эш функцияләре тулысынча үтәлми, чөнки хезмәткәрләр бәйрәмгә «әзерләнү» өчен ял ала яки хәтта отпуск рәсмиләштерә. 2022 елның ноябрендә закон проектын карарга җыенулары да билгеле булган иде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең аңлатма язуында хәбәр ителгәнчә, 2022 елда 31 декабрь ял көненә туры килде һәм 2023 елда да иске елның соңгы көне ял көне булачак.

Кабинетта шулай ук искәртүләренчә, элегрәк ялларны бәйрәмнәргә күчерү буенча карарлар кабул ителгәне бар. Әйтик, 2018 елда ял көне 29 декабрь шимбәсеннән 31 декабрьгә, ягъни дүшәмбегә күчерелде.

«Шулай итеп, хәзерге вакытта тәкъдим ителгән [карар] артык», – дип нәтиҗә ясадылар Хөкүмәттә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100