news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте 17 яшькәчә балаларга түләү өчен 505 млрд сум бүлеп биргән

Россиядә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга түләүләргә быел 505 миллиард сум бүлеп бирелгән.

«Түләүләргә 363 миллиард сумга якын акча юнәлдерәбез, ел ахырына кадәр бу максатларга барлыгы 505 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Бу акча биш миллионнан артык баланың ата-анасына исәпләнә», - диде ул министрлар кабинеты утырышында хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Аз керемле гаиләләр өчен пособие билгеләргә президент тәкъдим итте. Түләүләр 1 апрельдән исәпләнә.

Әлеге ярдәм кеше башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр өчен билгеләнгән. Сумманы билгеләү өчен мохтаҗлыкка комплекслы бәя биреләчәк. Пособие 12 айга берьюлы билгеләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100