news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы илдә иң кирәкле һөнәрләрне атады

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков журналистларга илдә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, бу исемлеккә инженер һәм эшче белгечлекләре, шулай ук IT-өлкә керә. Җитештерү өлкәсендә эшче белгечлекләргә - төрле категориядәге эретеп ябыштыручыларга зур ихтыяҗ күзәтелә.

Кобяков билгеләп үткәнчә, әлеге белгечлекләр буенча ихтыяҗ эш бирүчеләр белән гамәлгә кертелә торган программалар ярдәмендә билгеләнә. Бүгенге көндә технологияләргә җитди ихтыяҗ формалаша, хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенә игътибар итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot