news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт министрлыгы: 2023 елда Яңа ел яллары тугыз көн дәвам итәчәк

2023 елда Яңа ел яллары россиялеләр өчен тугыз көн - 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Ведомство ял көннәрен күчерү турында карар проектын әзерләде. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, эш көне булмаган бәйрәм көннәре белән туры килә торган 1 гыйнвар (якшәмбе) һәм 8 гыйнвар көннәрен (якшәмбе) 24 февральгә һәм 8 майга күчерергә тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә, февраль һәм май айларында россиялеләрне дүрт көнлек каникуллар көтә: 23-26 февральдә һәм 6-9 майда.

Беренче май бәйрәмнәрендә россиялеләр өч көн - 29 апрельдән 1 майга кадәр ял итәчәк. Июнь һәм ноябрь айларында шулай ук өч көнлек ял көтелә: 10-12 июнь һәм 4-6 ноябрь.

2023 елда 8 март чәршәмбе көнгә туры килә, ул вакытта Россиядә яшәүчеләрне дүрт көнлек эш атнасы көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100