news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия хастаханәләре пилотсыз очкычлардан саклану чарасы белән җиһазландырылачак

Россиядә медицина учреждениеләрен пилотсыз очу аппаратларыннан саклану чаралары белән җиһазландырачаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хөкүмәт боерыгына сылтама белән хәбәр итә.

Беренче категория объектларына аерым игътибар бирелә, анда теракт очрагында зыян күрүчеләр саны - бер меңнән, ә матди зыян күләме 100 миллион сумнан артып китәргә мөмкин. Аларны пилотсыз һава, су асты, су өсте судноларын һәм аппаратларын, пилотсыз транспорт чараларын һәм башка автоматлаштырылган пилотсыз комплексларны ачыклау өчен махсус техник чаралар белән җиһазландырачаклар.

Хезмәткәрләр өчен пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы янаганда ничек эш итәргә кирәклеге турында инструкцияләр әзерлиләр, шулай ук даими рәвештә күнегүләр оештыралар.

Потенциаль зыян күрүчеләр саны 50-500 кеше тәшкил итү ихтималы булган өченче категория объектлары өчен тиешенчә сакланмаган участокларда тәүлек буе видеокүзәтү системасы урнаштыру каралган. Видеоязмалар кимендә 30 көн сакланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot