news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хәрбиләре Запорожье өлкәсендә Работино авылын тулысынча азат иткән

Россиянең «Днепр» гаскәрләре төркеме подразделениеләре Запорожье юнәлешендә уңышлы һөҗүм операциясе уздырды. Алар Запорожье өлкәсендә Работино торак пунктын тулысынча азат иткән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Россия гаскәрләре хәрби хәрәкәтләр барышында Украина Кораллы көчләренең 65нче механикалаштырылган бригадасы, 121нче территориаль оборона бригадасы һәм Украинаның илкүләм гвардиясенең 23нче бригадасы кебек подразделениеләре хәрбиләренә һәм техникасына зыян китерде.

Бу Малая Токмачка (Запорожье өлкәсе), Никополь (Днепропетровск өлкәсе) һәм Золотая Балка (Херсон өлкәсе) торак пунктлары янында булды.

Якынча мәгълүматлар буенча, бу бәрелешләрдә Украина ягы якынча 25 хәрби хезмәткәрен, 2 автомобилен, шулай ук Американың бер М777 гаубицасын (155 мм) югалткан, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100