Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия хәрбиләре Курск юнәлешендә Украина танкларын һәм десант хәрби машиналарын юк итте
Хәрби хезмәткәрләр Курск өлкәсе Бердин хуторы юнәлешендә Украина Кораллы көчләре штурм төркеме танкларын һәм 12 бронялы десант хәрби машинасын юк итте. Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында белдерделәр.
«Мәскәү вакыты белән 9:00 сәгать тирәсендә дошман штурм төркеме, Курск юнәлешендә Россия гаскәрләре һөҗүмен туктату максаты белән, Бердин хуторы юнәлешендә ике танк, киртәләрне юк итү машинасы һәм унике бронялы десант хәрби машинасы составында контратака ясады. «Төньяк» гаскәрләр төркеме артиллериясе һәм авиациясе Украина Кораллы көчләре штурм төркемен җиңде», - диелә ведомство хәбәрендә.
Украина армиясенең фронтның әлеге юнәлешендәге югалтулары бер тәүлектә 340 хәрби хезмәткәрне тәшкил итте. «Украина Кораллы көчләре формированиеләрен юк итү операциясе дәвам итә», – дип өстәделәр РФ Саклану министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз